Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре көненә багышланган концерт булды. Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Вадим Никитин тантана сәбәпчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Мамадыш районында бу өлкәдә 400дән артык кеше эшли.
Чара иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү һәм концерт номерлары белән дәвам итте. Азат һәм Алинә Кәримовлар чыгышы залда утыручылар өчен төп бүләк булды.