Игътибар! Су белән тәэмин итүне туктатып тору!

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 25 мартында сәгать 09.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Тукай урамы буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Моннан тыш, 2021 елның 25 мартында 9.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр су белән тәэмин итү Объездная, Нафиков, Заречье, Мәрҗани, Көнбатыш, Ирек, Яңаберкас, Төзүчеләр, Кол Гали, Идрисов, Кәрим, Просвирнин, Туфан, Кашапов, Сәнәгать урамнары буенча туктатылачак.

Су белән тәэмин итүне туктату Тукай ур., 44, шулай ук Көнбатыш ур., 11, Мамадыш ш. буенча урнашкан үзәк су белән тәэмин итү линиясендә ремонт эшләре башкару һәм авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International