Бүген «Мамадыш РҮХ» ДАССОның медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсеннән шифаханә – курорт дәвалавына бушлай путевкалар тапшырдылар. Реабилитацияне теш технигы Марсель Газизов һәм дерматовенерология кабинетының шәфкать туташы Хәнүзә Сәйфетдинова узачак.