Бүген алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Аны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов алып барды. Утырыш ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина, «Алкоторг», «АО ИнБев Эфес», «Болгарпиво», «Белый Кремль» компанияләре вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, комиссия әгъзалары катнашында узды. «ZOOM» режимындагы комиссия утырышы эшенә Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов кушылды.

Агымдагы елның 2 ае нәтиҗәләре буенча алкоголь базарындагы хәл турында территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айрат Дәүләтшин хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International