2021 елның 26 мартында «Бердәм Россия» партиясенең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу көнне гражданнарга адвокатлар, нотариуслар, суд приставлары, Пенсия фонды һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре консультацияләр үткәрәчәк.