Уяу мамадышлыларның берсе Ленин һәм Тукай урамнары киселешендә светофорның төзек булмавы турында хәбәр итте

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Уяу мамадышлыларның берсе социаль челтәрләр аша Ленин һәм Тукай урамнары киселешендә светофордагы Яшел ут лампочкасы янмавын хәбәр итте. Бу машина йөртүчеләр өчен аварияле хәл тудыра. Мөрәҗәгать Мамадыш шәһәре Башкарма комитетына тапшырылды. Төзексезлекнең сәбәбе-янып чыккан, шушы көннәрдә аны  алмаштырып куйдылар. Бүген светофор гадәти режимда эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International