"ГРИНТА» ҖЧҖ вәкилләре Мамадыш районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген муниципалитет бинасында Татарстанның көнчыгыш зонасында калдыклар белән эш итү буенча региональ операторның «ГРИНТА» ҖЧҖ вәкилләре һәм Мамадыш муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары очрашуы булып узды. Киңәшмәне муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вадим Никитин үткәрде. Көн тәртибендә Мамадыш районында каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләләре каралды. Очрашу барышында авыл җирлекләре башлыкларының теләкләре тыңланды. Мөһим мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен, районның авыл җирлекләрендә генә түгел, ә торак пунктларда яңа контейнер мәйданчыклары булдыру вариантлары каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International