Бүген шәһәрнең үзәк мәйданы мамадышлыларны массакүләм күңел ачуларда катнашу һәм язны күңелле каршылау өчен җыйды. Май чабу -елда иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, ул борынгы заманнардан алып билгеләп үтелә һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып калган бәйрәмнәрнең берсе. Май чабу бәйрәмен ничек күңеллерәк итеп билгеләп үтәсәң, ел шулай уңышлырак һәм мулрак булыр дип санала. Бәйрәм кунаклары өчен мавыктыргыч программа төзелгән иде, анда «Широкая Масленица» театральләштерелгән тамаша, төрле конкурслар, уеннар, җырлар, биюләр булды. Мәйданда урнашкан сәүдә рәтләре коймак, камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйланды.