Казаннан Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре командасы икенче гомумкоманда урынын алып кайтты. Исегезгә төшерәбез, узган ел мондый ярышлар гамәлдән чыгарылган иде.
Мамадыш районы җыелма командасын 4 кеше тәкъдим итте: 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз. Ир-атларга - 3 км, хатын-кызларга-1 км арада ярыштылар.
Шәхси ярышларда Алмаз Гарифуллин өченче урынны алды.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы шахмат, волейбол, бадминтон, җиңел атлетика, йөзү, мини-футбол, өстәл теннисы кебек спорт төрләре буенча да уза.