Мамадыш районында ЗАГС бүлеге инициатива белән чыкты, ә территория башлыгы Анатолий Иванов гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бу инициативаны раслады.

2021 елның 12 марты, җомга

Мамадыш районында ЗАГС бүлеге инициатива белән чыкты, ә территория башлыгы Анатолий Иванов гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативаны раслады. Быел 25, 50, 75, 100 исәбе буенча һәм алга таба да район ЗАГС бүлегендә теркәлгән балалар 5000 сумнан 10000 сумга кадәр акча алачак.

Үзенчәлекле лотерея уйнатылмаган әле. 25 кә кадәр статистика әлегә килеп җитмәде. Сүз уңаеннан, Бәхетле саннар арасында бу ел өчен тагын бер  символик сан бар. Бу 240. Быел шәһәребезгә нәкъ менә шуның кадәр яшь тула.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International