Мамадышта эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне узачак

2021 елның 12 марты, җомга

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 18 мартта 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге, Мамадыш шәһәре, Пугачев урамы, 2 нче йорт адресы буенча эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм «Ачык ишекләр " көнендә кабул итү 8(85563) 3-97-21,3-98-86 телефоннарына алдан язылу буенча башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International