Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов политехника көллиятен тәмамлаган студентлар белән очрашты. Эшлекле очрашу уку йортында узды.
Булачак пешекчеләргә районның үсеш перспективалары турында сөйләделәр, торак программалары белән таныштырдылар. Яшь белгечләргә, шулай ук, үзмәшгуль булырга һәм үз бизнесыңны дөрес итеп төзергә кирәклеген җентекләп аңлаттылар. Билгеле булганча, соңгы программа күпләрне кызыксындырган, чөнки хәзер үк студентлар кондитер әйберләрен индивидуаль тәртиптә әзерли.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чыгарылыш курсының пешекче-кондитерлары хәзерге вакытта безнең шәһәр кафесы базасында җитештерү практикасын узалар. Күпләр анда эшләргә кала.