Мамадышлылар Май чабу бәйрәменә әзерләнәләр

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

13 март көнне Мамадышта Масленица бәйрәме узачак. Төп күңел ачу урыны шәһәрнең үзәк мәйданы булачак. Бәйрәм программасында «Широкая Масленица» театральләштерелгән тамаша, фольклор коллективлары чыгышы, коймак дегустациясе, уеннар, конкурслар, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар.

Шунда ук Красногорск һәм Усали икътисадый зоналары хезмәтчәннәре әзерләгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә булачак. Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланачак.

Мамадышта яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын Май чабу бәйрәменә 10.00 сәгатьтә чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International