Мамадыш статистика бүлеге 2021 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлегенә 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча тоташ федераль статистик күзәтүнең башлануы турында хәбәр итә. Әлеге тоташ күзәтү «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү йөзеннән үткәрелә. Нәкъ менә әлеге документ кече бизнесның икътисади исәбен алуны уздыруның даимилеген билгели-5 елга 1 тапкыр. Бу исәпкә алу кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру һәм кече бизнеска ярдәм итү чараларын эшләү өчен максималь объектив мәгълүмати нигез булдырырга мөмкинлек бирә.
Халык санын алудан аермалы буларак, кеше анда катнашудан баш тарта ала. Барлык кече бизнес вәкилләре, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, тиешле формаларны тутырып, тоташ күзәтүдә катнашырга бурычлы.
Кече һәм микропредприятиеләр «2020 ел өчен кече предприятие эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында мәгълүматлар» №МП-сп формасы буенча хисап бирә. Шәхси эшмәкәрләр «2020 елга индивидуаль эшкуар эшчәнлеге турында мәгълүматлар» №1-эшмәкәр формасы буенча хисап бирә.
Электрон форманы тутырырга була:
2021 елның 15 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр
* Росстат сайтында (электрон имза булганда) – https://websbor.gks.ru/online/;
* электрон документ әйләнеше операторларының эше.
2021 елның 1 мартыннан 1 маена кадәр
• дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталында ;gosuslugi.ru)
(юридик затлар өчен-расланган хисап язмасы һәм электрон имза булганда), (шәхси эшмәкәрләр өчен - хисап язмасы булганда).
Кәгазь бланкта хисапны 2021 елның 1 апреленә кадәр Мамадыш статистика бүлегендә тутырырга мөмкин.
Росстат бирелгән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.
Барлык сораулар буенча Мамадыш шәһәре, Пугачев урамы, 2 йорт (санэпидемстанция бинасы, 2 кат) адресы буенча урнашкан статистика бүлегенә яки 3-97-91, 3-97-49 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.