Тормыш дәресләре һәр вакыт яңа очрашулар әзерлиләр. Менә бүген дә безнең район мәгариф оешмалары укучылары КФУ ның Чаллы филиалы вәкиле, доцент Данис Исрафилов белән очраштылар. Югары уку йорты турында сөйләү, презентацияләр, видеороликлар карау, җанлы аралашу, сорауларга җаваплар – болар барысы да укучыларыбызга бик ошады. Һөнәрне һәм уку йортын дөрес сайларга гына кала.
Раилә Әхмәтшина, мәгариф бүлеге методисты