Игътибар! Су белән тәэмин итүне туктатып тору!

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 11 мартында Объездная, Нафиков, Заречье, Мәрҗани, Көнбатыш, Ирек,  Яңа Беркас, Төзүчеләр, Кол Гали, Идрисов, Кәрим, Просвирнин, Туфан, Кашапов урамнары буенча сәгать 10нан 16.00 сәгатькә кадәр Мамадыш шәһәрендә су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Су белән тәэмин итүне туктату ремонт эшләре үткәрү һәм Мамадыш шәһәренең Кол Гали урамы, 20 адресы буенча урнашкан үзәк су белән тәэмин итү линиясендәге авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International