Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Хәлимә Мөхәммәтҗанова туган көнен билгеләп үтте. Түбән Ушма авылында гомер итүче әбигә 90 яшь тулды. Икеләтә бәйрәм белән аны район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин һәм җирлек башлыгы Раил Ганиев котладылар. Тантана сәбәпчесенә ТАССРның 100 еллыгына багышланган котлау телеграммалары, бүләкләр һәм медаль тапшырылды.
Хәлимә апаны авыл халкы ихтирам итә. Аның хезмәт юлы 13 яшьтән башлана, күп еллар дәвамында ул күп көч куеп колхозда эшли.
Олы яшьтә булуына карамастан, якташыбыз үзен яхшы хис итә. Без Хәлимә Сәйфулла кызына нык сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.