Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Әхмәтова һәм Югары Ушма авыл җирлеге Советы депутаты Илназ Исмәгыйлев тыл хезмәтчәне Зәрия Шәмсетдинованы бәйрәм белән котладылар.
Шулай ук җирлекнең депутатлар корпусы авылда яшәүче хатын-кызлар өчен бүләк ясады - авыл мәдәният йортында Раян Садриев концерты булды.