Мамадыш делегациясе «Ел хатын – кызы. Ел ир –аты: хатын кыз күзлегеннән” конкурсына нәтиҗә ясауда катнашты.

2021 елның 5 марты, җомга

Тантаналы чара, традиция буенча, 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан уза.

Бүген Татарстан Республикасы башкаласында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсына йомгак ясалды.

Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган конкурска республиканың 42 районыннан 200гә якын гариза килгән. Конкурста 10 номинация. Иң күп гаризалар «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясенә керде. Конкурста иң яшь катнашучыга-27, ә иң өлкәненә 92 яшь.

Мамадыш районын «Ир – ат – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә Булат Әхмәтгаянов, Рәкыя Дәүләтшина - «Өченче буын герое», Алсу Хисамова - «Хатын – кыз-лидер» һәм Раушания Шәфыйкова «Минем язмышым-минем һөнәрем» номинацияләрен тәкъдим иттеләр.

Коронавирус йогышы пандемиясе аркасында конкурс беренче тапкыр онлайн форматта үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International