«Вконтакте» социаль челтәре аша "Мамадыш муниципаль районы" төркеменә Мамадыш шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул Җиңү урамыннан «Мамадыш»совхозына кадәр чистартылмаган тротуарга зарланды. Хәбәр шәһәр Башкарма комитетына тапшырылды, ул әлеге участокка шул ук көнне кардан чистартылды.