Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән район башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады. «Бүгенге вакыйга-без озак көткән бәйрәм. Пандемиянең катлаулы елыннан соң, без бүген әкренләп гадәти тормыш һәм эш ритмына әйләнеп кайтабыз. Бүген без авыл халкына, районның муллыгын тәэмин итүче агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә хөрмәтебезне белдерәбез. Тантанада мәртәбәле кунакларны да, туган җиремдә дистәләгән еллар авыр хезмәт иткән ветераннарны да сәламләүгә мин бик шат. Беренче тапкыр район кырларыннан 149 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, уртача уңыш гектарыннан 36,7 центнер тәшкил итә. Ә «АПК Азык-төлек программасы» ширкәте бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 41 центнер уңыш алды. Башка тармак хезмәтчәннәренә дә тиешле бәя бирергә кирәк. «Берсутский» агрофирмасы, сыр-май комбинаты, спирт заводы, балык заводы хезмәткәрләре зур тырышлык һәм фидакарьлек белән эшлиләр», - дип билгеләп үтте Анатолий Петрович үз чыгышында.

Алдынгыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рәшит Хәбипов котлады. Ул ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде

Мамадыш аграрчылары адресына югары оешканлык һәм хезмәткә намуслы караулары өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук аграр тармак тормышын багышлаган ветераннарны котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International