Мамадышта террорчылыкка каршы комиссиянең беренче утырышы узды. Аның эшендә районның АТК рәисе урынбасары Ришат Сәмигуллин, район җитәкчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Утырышта 2020 елда терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшенең торышы һәм нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләштеләр. Көн тәртибендә барлыгы 8 мәсьәлә каралды.