Тормыш дәресләре Мамадыш укучыларына ярдәм итә

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Мәктәпләрдә инде берничә ел дәвамында уза торган тормыш дәресләре теория белән генә чикләнми, бу экскурсияләр дә, тере аралашу да, практика да, республиканың уку йортлары белән тыгыз элемтә дә.

Менә бүген дә районыбызның белем бирү оешмалары укучыларына в.г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре белән кызыклы очрашу әзерләнгән иде.

Университетның Яр Чаллы филиалыннан фән кандидатлары, доцентлар Татьяна Смирнова, Иван Стяжкин, Светлана Шәймөхәммәтова, өлкән укытучылар Эльмира Хафизова-Осадчий, Венера Йосыпова һәм әлеге югары уку йорты студентлары килгән иде. Югары уку йорты турында профпробалар, хикәяләр, презентацияләр, видеороликлар карадылар. Турыдан – туры аралашу, сорауларга җаваплар-болар барысы да безнең укучыларга һөнәрне дөрес сайларга ярдәм итәчәк. “Күбрәк белсәк, сайлау яхшырак һәм җиңелрәк", - диләр чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре. Ә моңа тормыш дәресләре булыша.

Раилә Әхмәтшина, мәгариф бүлеге методисты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International