Мамадыш районы фермерлары Илнар һәм Илназ Габидуллиннар социаль җаваплы бизнесның чын үрнәген күрсәттеләр. Бертуганнарның уртак предприятиесе - алар Түбән Сонда мөгезле эре терлек һәм ат үрчетәләр. Урта куллы авыл эшмәкәрләре ферманы үстерүгә акча кертә алыр иде, әмма моның урынына алар авылдашларының иминлеген саклау өчен зур суммада акча керттеләр: шәхси акчаларына янгын сүндерү машинасы сатып алдылар.
Җәй көне Габидуллиннар җылы гараж төзергә планлаштыралар, анда махсус техника булачак.
- Ярдәм итә дә белергә кирәк. Мөгаен, бу-уңыш формуласыдыр. Безнең хуҗалыкта 40 баш савым сыеры, 19 тана бар, атлар үстерү белән дә шөгыльләнәбез. Безнең үз эшебез белән шөгыльләнү турындагы карарыбыз барлык дәрәҗәләрдә дә хупланды. Дәүләт авыл хуҗалыгы программалары кысаларында ярдәм күрсәтелде, шуңа күрә моның өчен менә шул рәвешле рәхмәт әйтергә булдык, - дип җиңел генә аңлаталар машина сатып алуны Илнар белән Илназ.
Фермерлар исәбендә башка игелекле эшләр дә күп. Алар җирлек инфраструктурасы проблемаларын чишүдә актив катнашалар, авылдашларына адреслы ярдәм дә күрсәтәләр.