Өммениса Һадиеваның туган көне-бөтен Мамадыш районы өчен зур вакыйга. Ул район хакимиятеннән килгән кунакларны үзе каршы алып, сыйлап кына калмый, ә бәлки котлау текстын күзлексез укып чыкты.
Өммениса ханым беркайчан да дарулар кабул итмәдем, ди. 28 яшендә малярия белән чирләп алган, шуннан бирле бер дә авырмадым. Күп хәрәкәтләнергә тырышам, кышын кура җиләге яфраклары белән чәй кайнатам. Чишмә суы гына эчәм, дип сөйли ул.
Шулай да, ул озак яшәүнең төп сере - әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәт дип саный. Пенсионерның тормыш сөючәнлеген, кичергән авырлыклары күп булса да, саклап кала алган. Аның өлешенә узган гасырның 20 нче елларында ачлык та туры килә. Сугыш елларын туган авылы Түбән Тәкәнештә үткәрә. Өммениса Һадиева-тыл хезмәтчәне.
Озак яшәү серен сорагач, аның җавабы гади: беренчедән, аның әнисе дә Гыйзденисә апа да 100 яшькә кадәр яши, икенчедән, дөрес тукланырга кирәк, ди ул. Тик менә соңгысы белән кызы Сәрия бик үк риза түгел.
Чишмә суын эчегез, ит һәм майдан баш тартмагыз, тәм-том ашагыз, кура җиләге яфраклары белән чәй эчегез һәм әлбәттә,битегезгә крем сөртегез! Өммениса Һадиеваның озын гомерлелек рецепты шундый, ул моны сер итеп тотмый, чөнки кешеләрне ярата, ә бу да озак яшәү серенең бер өлеше.
Ландыш Бабаниязова фотосы һәм тексты.