2021 елның феврале чараларга бик бай ай булды. Районыбызның мәгариф, мәдәният, иҗтимагый оешмалары алны ялны белмичә телебез сагында торалар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм “Күңелле сәхнә” театр коллективлары район бәйгесе кысаларында шәһәребезнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 а сыйныфы укучылары Р. Батулланың “Албасты” әсәрен сәхгәләштерде. Балалар рольләрне бик матур, сәгнатьле итеп башкардылар. Балаларны уңышлы чыгыш ясавы сыйныф җитәкчесе Минһаҗева Әлфия Наил кызы һәм әти – әниләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе.