27 февральдә Мамадышта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Шәһәр халкына продукциянең киң ассортиментын Тәкәнеш икътисади зонасы хезмәтчәннәре тәкъдим итәчәк. Шулай ук сәүдә рәтләрен фермер һәм шәхси хуҗалыклар, Мамадыш районы предприятиеләре биләячәк. Башлана 7.00 сәгатьтә.
Сәүдәдә катнашырга теләүчеләр район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә 3-22-65 телефоны буенча гариза бирә алалар.