Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ, «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ, «Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, урманчылыклар җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәне министр Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте.
Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Анатолий Иванов Министрлык карамагындагы учреждениеләр белән үзара бәйләнешкә, табигать саклау акцияләренә тукталды һәм министрга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Урман комплексын алга таба үстерү максатларында агач эшкәртү мәсьәләсен карыйсы килә», – диде ул.
Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турындагы төп нотыклар белән җитәкче-урманчылар Әхәт Хәсәнов һәм Альберт Шамилов чыгыш ясады.
Әхәт Хәсәнов 2020 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Мамадыш урманчылыгы территориясендә 167 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылганлыгы турында сөйләде. Шулай ук 302 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән һәм 1512 мең стандарт утырту материалы үстерелгән.
Урманнарны саклау максатларында 620 га мәйданда урман патологиясе тикшерелгән, 335 га санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.
Альберт Шамилов хәбәр иткәнчә, узган ел Кама урманчылыгы территориясендә 156 га мәйданда – урман культуралары утырту, 5 га – табигый урман торгызуга ярдәм итү, 19 га – табигый үстерү, 20 гектарда яклагыч урман утыртмалары утырту эшләре башкарылган.
«Шулай ук дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманчылыкның урман фонды җирләренә 689 патрульлек үткәрелде, административ хокук бозулар турында 50 беркетмә төзелде һәм мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 65 кисәтү бирелде», – дип өстәде җитәкче-урманчы.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2020 елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә, – дип билгеләп үтте министр. – Киләсе чорда янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм халык арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».
Шундый ук киңәшмә бүген «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ һәм «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча узды. Анда Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев, урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров һ.б. катнашты.
2020 елда башкарылган эшләр турында Нияз Таҗмиев сөйләде. Ул катнашучыларга контроль-күзәтчелек, санитар-савыктыру чаралары, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү барышы турында җентекләп сөйләде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде.