Яшь мамадышлылар өчен башкала артистлары мастер-класслар үткәрде

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Мамадышта «Созведие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар өчен Россиянең сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы осталарыннан мастер-класслар узды.

Хореография серләре белән халык биюе кафедрасы мөдире урынбасары, Мәскәү дәүләт мәдәният институты доценты, мәдәният өлкәсендә РФ Президенты премиясе лауреаты, Мәскәү хореография белеме магистры Евгений Кузнецов уртаклашты.

 

Җырчы, актриса, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алинә Ивах һәм Дмитрий Туманов - мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие - Йолдызлык»фестиваленең генераль продюсеры чыгыш ясадылар.

Мамадышның өч йөздән артык яшь артисты үз укытучылары белән бергә үзләренең иҗади юнәлешләрендә осталыкларын арттырдылар.

"Мамадыш районында балаларны бик яраталар. Ә без аларның талантларын арттырырга килдек", - дип билгеләп үтте Дмитрий Туманов.

Фестивальне оештыручылар билгеләп үткәнчә, Россия мастер-класслар тәҗрибәсен Европадан алган. Ерак районнардан килгән балалар өчен бу үз эшләренең чын профессионалларыннан белем алу өчен уникаль мөмкинлек. "Мин үзем Казанның Качалов театрында күп еллар эшләдем. Бүген дә анда безне өйрәткәннәре белән уртаклашачакмын. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча төбәктә яшь буынга мәдәни тәрбия бирү буенча планлы эш алып барыла. Иҗат элитасын булдыру өчен барлык шартлар да тудырыла. "Созвездие-Йолдызлык" бу мәсьәләдә мөһим роль уйный", - дип йомгак ясады Туманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International