«Гаилә архивын тапшыр» конкурсы старт ала

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Гаилә архивын тапшыр» конкурсы ике этапта үткәрелә:

муниципаль этап (01.03.20021-19.04.20021),

республика этабы (01.06.20021-30.06.20021).

 Конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә (гаилә архивларының төп нөсхәләре Дәүләт архивына саклануга эләгә).

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:

50 000 сум – I урын өчен

30 000 сум – II урын өчен

20 000 сум – III урын өчен.

Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар  «Мамадыш муниципаль районы» Башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан электрон рәвештә  12 апрельгә кадәр кабул ителә.

Конкурста җиңүче гаилә документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»ДБУГА саклануга тапшырылачак.

Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурс җиңүчеләренеке булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International