Бүген район мәдәният йортында Мамадыш муниципаль район Советының киңәйтелгән утырышы узды. Хисап сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Район башлыгы Анатолий Иванов 2020 елга эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында хисап белән чыгыш ясады. 2020 нче ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булды. Җитәрлек азык базасы ит җитештерү күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирә. Районда 6800 баш савым сыеры бар. Сөт җитештерү буенча район республика районнары рейтингында 2 нче урында тора. Моннан тыш, узган ел 5 километр юл төзелде, тагын 25 километр юл өслеге норматив хәлгә китерелде. «Безнең ишегалды» программасы буенча 13 күпфатирлы йорт ишегалды ремонтланган. Тантаналы рәвештә «Юбилейный» универсаль спорт залы, «Квантум»балалар иҗат йорты ачылды. Илкүләм проектлар кысаларында реконструкциядән соң стадион-ипподром, Тауилендә мәдәният йорты ачылды. «Вятка» сәнәгать мәйданчыгында 3 производство эшли, тагын 1 завод төзелә. Кайбер инвесторлар төзелеш башларга әзерләнә. «Южный»бистәсен газлаштыру проекты тәмамланып килә. Район үзәк хастаханәсендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен гериатрик кабинет ачылды. Мәкерле авыру белән тилмерүче пациентлар белән эшләү өчен провизор госпитале эшли башлады. Мамадыш районы Олимпиада хәрәкәте буенча Татарстанның авыл районнары рейтингында 1 нче урында тора. Шул исәптән, «сәләтле балалар» муниципаль проекты ярдәмендә. Җинаятьчелек дәрәҗәсе 17% ка кимегән. Үз чыгышының ахырында район башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка район үсешенең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Алберт Кәримов утырышта катнашучыларны икътисади үсешнең гомумреспублика күрсәткечләре, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары, илкүләм проектлар белән таныштырды. Шунысы куанычлы, пандемия булуга карамастан, 2020 елда мамадышлылар барлык өлкәләрдә дә диярлек алгарышка ирешә алдылар. Район федераль һәм республика программаларында аеруча актив катнаша.
Дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының бишенче утырышы актив мамадышлыларны бүләкләү белән тәмамланды.