Мамадыш районы 2020 елда террорчылыкка каршы комиссия эше нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган өч территориянең берсе. Район башлыгы Анатолий Ивановка Республика комиссиясе утырышында Рәхмәт хаты тапшырылды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 15 ел элек Россия Федерациясендә терроризмга каршы нәтиҗәле гомумдәүләт системасын формалаштыру нигезләре салынганлыгын ассызыклады. Бүген барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары, хокук саклау структуралары һәм махсус хезмәтләр, шулай ук граждан җәмгыяте институтларының үзара тыгыз хезмәттәшлек алып бара, диде Рөстәм Миңнеханов.