Юбиляр гайләләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова тәбрикләделәр.
Гараниннар гаиләсе тарихы шул, яшьләр егетнең отпускасы вакытында танышалар. Уртак танышларының бәйрәм кичендә берсе баскычтан менеп, берсе төшеп барганда күзләре очраша. Бер күрүдә гашыйк булу шушыдыр ул, дип уйлап куя шул чакта Иван. Кияү Кытайга китә, кәләш Соколкада кала. Ике ел хат алышканнан соң, Иван армиядән кайткач яшьләр туй уздыралар. Бүгенге көнгә кадәр бик тату һәм матур торалар. Өч бала тәрбиләп үстерәрләр. Алты онык, тугыз оныкчык турында зур сөенеч һәсм горурлык белән сойлиләр.
Юбилярларга Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән Муса Хуҗаҗанов юбилярлар лентасын кидертте, Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмен тапшырды. Шулай ук Гараниннар ГХАТ бүлегендә сакланучы истәлекле Юбилярлар китабына кул куйдылар.
Соколка авылы җирлегендә гомер итүче Матросовлар быел гаиләләренең 65-еллыгын каршы алалар.
Михаил Николай улы һәм Антонина Василий кызы авыл җирлегенең иң тырыш, иң үрнәк гаиләләренең берсе.
Матросовлар үзләренең танышу һәм ойләнешү тарихы белән бик теләп уртаклаштылар. Көнен, сәгатен, иң кызыклы мизгелләрне дә истә тотулары да шаккаттыра.
Авылның беренче егете, иң оста гарунчысы армиядән кайту белән клубта нәзек кенә Антонинаны күзләп ала. Антонинаның күңеленә дә чибәр Михаил шунда ук үтеп керә. Хөрмәт итү, ышану, ярату – безнең гаиләбезнең төп казыклары, дип парлап тәмамладылар Матросовлар мәхәббәт тарихларын.
Юбилярларга Район башлыгы исеменнән Муса Хуҗаҗанов юбилярлар лентасын, Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмен тапшырды.