Әбием сандыгында ниләр бар икән? Тугыз авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зарипова Рузилә Гайнетдин кызы Келәүш урат мәктәбе укучылары белән “Әбием сандыгы” дигән кичә уздырды. Әби сандыгында ниләр булуын күрсәтте ул балаларга. Чара барышында балалар, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп татар халык уеннарын уйнадылар. Монда төрле милләт балалары бар иде, алар барысы да бик кызыксынып әбинең үзе чиккән сөлгеләрен, кулъяулыкларын карадылар.