YouTube-каналда «Минем балачак – сугыш»Бөтенроссия акциясенә йомгак ясала.

2021 елның 12 феврале, җомга

2021 елның 19 февралендә 12: 00 сәгатьтә YouTube – каналының туры эфирында «Минем балачак – сугыш»Бөтенроссия акциясенә йомгак ясала. Акция Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, региональ һәм муниципаль Иҗтимагый палаталар ярдәмендә тормышка ашырыла. Россиянең 70 төбәгеннән, шулай ук Луган Халык Республикасыннан һәм хәтта ерак Аргентинадан 4000 волонтер акциядә катнашты.

трансляциягә сылтама https://youtu.be/RNc8jf4LJ8s

Акция кысаларында Хәтер һәм Дан елы дәвамында волонтерлар сугыш чоры балалары белән меңләгән очрашулар узды, активистлар музей һәм китапханәләрдә булдылар, архивларда эшләделәр.

Волонтерлар берләшмәсе Мәгариф, мәдәният, социаль тәэмин итү учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә «Минем балачак – сугыш» Бөтенроссия акциясендә төбәгебезнең лидерлыгын тәэмин итә алды.

- Акциядә катнашучы волонтерлар сугыш чоры балаларының иң зур видеосурәт архивын формалаштыра алды: 1476 видеоролик, — дип билгеләп үтте проектның оештыру комитеты җитәкчесе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Леонид Шафиров. - Волонтерлар ярдәмендә россиялеләр һәм чит ил кешеләре мең ярымга якын сугыш баласының батырлыгы, алар кичергән газаплар, чыныгу характерының нәрсәгә сәләтле булуы турында күбрәк белә алачак. Волонтерлар төзегән видеороликлар геройларына рәхмәт сүзләре. Аларның хатирәләре белән уртаклашуы, үткән фаҗигале вакыйгаларга әйләнеп кайтуы ничек җиңел булмавын аңлыйм. Бу-яшьләрне тәрбияләүгә, тынычлыкны саклау эшенә зур өлеш кертү. Проектны оештыру комитеты исеменнән КПРФ әгъзасы сугыш чоры балаларының язмышлары турындагы видеороликларны карау, өйрәнү һәм системалаштыру, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи истәлекне саклау мәсьәләсенә битараф булмаган кешеләрне онлайн-трансляциядә катнашырга чакырды.

2021 елда акцияне үткәрү дәвам итәчәк. Оештыру комитеты барлык теләүчеләрне, 2021 елда акцияне үткәрү шартларын рәсми төстә игълан итүне көтмичә, сугыш чоры балаларының истәлекләрен саклау һәм өйрәнү эшен активлаштырырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International