«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Мамадыш районының ике мәктәбендә шахмат зоналары ачылды.

2021 елның 12 феврале, җомга

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль программасы кысаларында республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачыла. «Бердәм Россия» партиясе һәм район авыл җирлекләре Советлары депутатлары ярдәме белән быел Көмешкүл һәм Югары Ушма урта мәктәпләрендә шахмат мәйданчыклары барлыкка килде. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар ярдәме белән уку елы ахырына кадәр Мамадыш районында 32 мәктәптә шахмат зоналары оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International