«Андрюшкино» агросәнәгать холдингы органик җитештерүнең стандартларга туры килү сертификатын алды. Документны “Тест-Татарстан” Республика сертификация методик үзәге тапшырды.
Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо»махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды.
«Андрюшкино» агросәнәгать холдингы - Мамадыш районында урнашкан заманча, динамик үсештәге хуҗалык. Хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлеше булып җир җиләгенең (каен җиләге), кура җиләге, карлыган һ. б. иң яхшы сортларын үстерү тора. Алар авыл хуҗалыгында куллану өчен хупланды.
Үсентеләрне үзләре үстерәләр, шулай ук бөтен Россия буенча утырту материалын ышанычлы һәм тикшерелгән җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итәләр. Хуҗалык заказ буенча утырту материалын җитештерә. Җитештерелә торган продукция белән тулырак предприятие сайтында танышырга мөмкин.
Сертификацияләнгән органик продукция җитештерергә теләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны 9-800-444-16-70 яисә «Тест-Татарстан «РМЦ» АҖдә 8 843 295 42 24 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.