2020 елның 9 февралендә Көек Ерыкса урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кичә узды. Кичәне укытучылар Гәрәева Гөлназ Гафуровна, Сәитова Рәмзия Тимерхановна, Закирова Эльмира Ирнусовна бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештырдылар. “Туган телне өйрәнеп, без үзебезне таныйбыз, чит телләрне өйрәнеп, без дөньяны ачабыз” шигаре астында уздырылган бу кичәдә укучылар туган тел турында шигырьләр укудылар. Чара туган телебездә һәм мәктәптә өйрәнелә торган рус, инглиз, немец телләрендәге уеннар, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Бары үз телебезне яхшы белеп кенә, башка телләрне тиешле дәрәҗәдә өйрәнә алачакбыз дигән фикер ассызыкланды.