Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 17 февральдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге, ТР, Мамадыш ш., Пугачев ур., 2 нче йорт адресы буенча эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм «Ачык ишекләр " көнендә кабул итү 8(85563) 3-97-21, 3-98-86 телефоннарына алдан язылу буенча башкарылачак.