Мамадыш районына «СААТБАУ РУС» делегациясе килде. Австрия инвесторлары бизнес үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан берничә стратегик ноктада булдылар.
"СААТБАУ" 13 ил территориясендә эшли, шул исәптән Россиядә дә. Югары сыйфатлы һәм югары уңышлы орлыклар җитештерә. Мамадыш районында «СААТБАУ РУС» «Нократ»(«Вятка») сәнәгать мәйданчыгында җитештерүне башлап җибәрергә ниятли. Район башлыгы Анатолий Иванов австриялеләргә безнең территориядә бизнесның өстенлекләре, инвесторлар алдында ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләде.
Мамадыш яңа производствоны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итә алачак. Чит ил кунаклары политехника көллиятендә булдылар һәм анда алына торган белем сыйфатына шәхсән инандылар. Заманча лабораторияләр һәм остаханәләр, көчле педагогик коллектив, оста җитәкчелек. Болар барысы да көллияткә республиканың иң яхшы белем бирү оешмалары өчлегенә керергә мөмкинлек бирде. Аны тәмамлаучыларны Казанга, Чаллыга һәм Татарстанның башка эре шәһәрләренә һәм Россиянең башка регионнарына эшкә чакыралар. Чит ил кунаклары «Продпрограмма» АПК һәм «Нократ»(«Вятка») сәнәгать мәйданчыгында булдылар, анда җитештерү цехын төзү планлаштырыла.
Политехника көллияте директоры Николай Егоров Мамадыш районында белем алу турында сөйләде. Хәзерге вакытта 80 Гк территориянең 43е буш кала. Алты резидент инде эшли, йә ачылышка әзерләнә.
«Нократ»(«Вятка») сәнәгать мәйданчыгы бизнес алып бару өчен кайбер өстенлекләргә ия. Беренчедән, электр ике тапкыр арзанрак. Икенчедән, логистика ягыннан район Яхшы урында урнашкан. Быел Соколка авылы янында күпер төзелеше башланачак. "Мамадыштан халыкара аэропортка кадәр ярты сәгатьтәбарып җитәргә мөмкин булачак", - дип билгеләп үтте Анатолий Иванов.