Омарда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль программасы кысаларында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Тантаналы чарада район башлыгы Анатолий Иванов, "Мамадыш РҮХ" ДАССОның баш табибы Дамир Хаҗиев, «Омара» агрофирмасы ҖЧҖ генераль директоры Тәлгать Абдуллин катнаштылар.
Яңа бина тулысынча кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Диспансерлаштыруны, медицина тикшерүләрен, процедураларны үткәрергә мөмкинлек бирә. Анда 40 еллык стажы булган фельдшер Анастасия Хәсәнова эшләячәк. Яңа ФАП Омар җирлегендә яшәүче 300 дән артык кешене колачлаячак.
Җирлектә яшәүчеләр сөйләвенчә, элек биредә 35 койкага исәпләнгән стационар белән чын хастаханә эшләгән. Шуңа Омарда бик күп медиклар яши.
2012 елдан башлап «беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль программасы кысаларында Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында модульле ФАПлар төзелә. Программаны гамәлгә ашыру елларында Мамадыш районы авылларында 22 авыл фельдшер-акушерлык пункты ремонтланган һәм төзелгән. Модульле ФАПлар төзелеше шулай ук Урта Кирмән, Түбән Сон авылларында да планлаштырылган.