Мамадыш политехника көллияте Татарстанның иң яхшы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре рейтингы лидеры дип танылды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов Татарстанның иң яхшы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре рейтингы турында сөйләде. Көллиятләр һәм техникумнар уңайлы булсын өчен төрле төркемнәргә бүленгән.

Икътисадның реаль секторы төркемендә лидерлар өчлеге узган елдан бирле үзгәрешсез калды.

Беренче урында-Казан сәүдә-икътисад көллияте, икенче урында - Казан төзелеш көллияте, өченче урында - Халыкара сервис көллияте.

Аграр профильле белем бирү оешмалары төркемендә беренче урынны Сарман аграр көллияте алды, икенче урынны – Мамадыш политехника көллияте, өченче урынны Нурлат аграр техникумы алды.

Педагогик профильдәге белем бирү оешмалары рейтингы үзгәрешсез калды диярлек. Лидерлар өчлеген Казан педагогика көллияте, аннары –Яр Чаллы педагогика көллияте һәм Арча педагогика көллияте тәмамлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International