Төркия Республикасына килүче туристлар өчен таләпләр турында

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

COVID-19 киң таралу һәм дөньяның төрле илләрендә авыручылар санының тотрыксыз динамикасы белән бәйле рәвештә, сәфәр алдыннан илдәге эпидемиологик хәл белән танышырга киңәш ителә.

Алты яшьтән өлкәнрәк пассажирлар Төркиягә барыр алдыннан кешенең сәламәт булуын дәлилли торган тест нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш.

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы 30 декабрь төненнән башлап бортка утырганда алты яшьтән өлкәнрәк пассажирлар яңа коронавирус инфекциясенә тискәре булган тест нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш. Тест очып китәргә 72 сәгатьтән дә иртәрәк бирелгән булмаска тиеш. Яңа коронавирус йогышына тикшеренүләргә кертелгән лабораторияләр исемлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең рәсми сайтында «COVID-19 Коронавирус мәгълүмат гражданнар өчен» рубрикасында «Россия Федерациясенең рәсми документлары» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International