Мамадыш иң яхшы Яңа ел бизәлеше республика конкурсында җиңүче дип табылды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Мамадыш иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында җиңүче дип табылды. Аңа «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм муниципаль районнарда Яңа ел чараларын уздыру " номинациясендә тиңнәр булмады. Шул ук конкурста икенче урын белән Красногорка авыл җирлеген дә котларга мөмкин.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Ул Иҗтимагый палатага һәм ТР Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясенә конкурсны уздырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда аның кысаларын киңәйтергә тәкъдим итте, чөнки катнашучылар елдан-ел арта бара.

Комиссиягә Татарстан Республикасының 44 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 88 эш кергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International