Узган ел Татарстан республикасы 11 милли проект кысаларында 50 федераль (региональ) проектта катнашты. Сәламәтлек саклауда балалар хастаханәләренә аерым игътибар бирелде: 31 дәвалау учреждениесендә үзгәрешләр кертелде, алар балалар өчен уңайлырак ясадылар. Бу хакта «Татар-информ» МА, ТР Икътисад министрлыгына сылтама белән яза.
2020 елда шулай ук 7 фельдшер-акушерлык пункты төзелде һәм Татарстан башкаласында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелешенә старт бирелде.
Төзекләндерү өлкәсендәге үзгәрешләр сизелерлек. Узган ел шәһәр мохитенең 51 объекты яхшыртылган, 268 километрдан артык юл норматив хәлгә китерелгән.
Мамадышта, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында, Омар авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше алып барылды. Ачылу 2021 елда булырга тиеш.
Шәһәрнең 3нче мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә "үсеш ноктасы" ачылды. Тауилендә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелеп авыл мәдәният йорты ачылды.
Масштаблы реконструкциядән соң "торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты кысаларында шәһәр стадионы-ипподром ачылды.
2021 елда Татарстанда илкүләм проектларга 21 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Мамадыш районында илкүләм проект буенча Нократ ермагын чистартачаклар.