Татарстанда «авыл территорияләрен комплекслы үстерү»программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл ташламалы ипотекасы гамәлдә. Мамадыш районында яшәүчеләрнең минималь түләү белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бар. Авыл ташламалы ипотекасы 2,7% ка (ипотеканы иминиятләгәндә) һәм 3% ка (иминиятсез) йорт сатып алырга яки төзергә мөмкинлек бирә.
"Күрше шәһәрләрдә: Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Камада яшәүчеләр мондый мөмкинлеккә ия түгел, чөнки ипотека авыл җирендә һәм халык саны 30 меңнән артмаган шәһәрләрдә эшли. Мамадышлыларга бәхет елмайды, шуңа күрә бирелгән очрактан һичшиксез файдаланырга кирәк", - дип билгеләп үтте район башлыгы Анатолий Иванов.
Районның 100дән артык яшь кешесе муниципалитет бинасына ташламалы кредит бирүнең нечкәлекләре белән танышу һәм торак шартларын яхшырту турында Карар кабул итү өчен җыелдылар.
Уңайлыгы:
Мамадышта яки район территориясендә авыл ипотекасын алырга мөмкин. Социаль статус, яше һәм гаилә хәле роль уйнамый. Кредитның процент ставкасы кечкенә.. Аны 25 елга кадәр срокка тапшыралар. Кредит суммасы-100 меңнән 3 млн. сумга кадәр.
Алынган акчага фатир яки торак йорт сатып алырга була, әмма, һичшиксез, яңа йорт төзү отышлырак (моның белән төзелеш оешмасы-Төзүче шөгыльләнә).
Кредит биргәндә бер кешегә 18 кв. м исәбеннән торак мәйданы, өч кешедән торган гаилә өчен торакны исәпкә алуның минималь нормасы - 54 кв. м.
Беренчел взнос суммасы торак бәясенең 10 процентын тәшкил итә. Мамадышлыларның төп сорауларына белгечләр җавап бирде.
Торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Инзил Сәлахетдинов авыл ипотекасының файдалы яклары турында сөйләде. Бу – кечкенә процентлы кредит алып фатирлы яки йортлы булу, сайлау мөмкинлеге һ.б. тулырак русча вариаитта таныша аласыз.
Барлык сораулар буенча Россельхозбанкка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Мамадыш ш., Пугачев ур., 37 йорт. Тел.: 3-25-44, яки М. Җәлил урамы, 23/33 йорт, 212 нче кабинет. Телефон: 8(85563) 3-31-30