Мамадышта "Үсеш партиясе" нең Мамадыш бүлеге офисы ачылды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне Мамадыш районына эшлекле визиты белән Үсеш партиясенең Яр Чаллы җирле бүлеге рәисе Руслан Нигъмәтуллин килде.  Район башлыгы Анатолий Иванов белән очрашуында Мамадыш районы территориясендә Үсеш партиясенең (Партия роста) җирле бүлекчәсен ачу мәсьәләсе хәл ителде.

Үсеш партиясе – эшкуарлар партиясе. Аның максаты - төбәкнең һәм һәр гражданинның икътисады, чәчәк атуы өчен шартлар тудыру.

Җирле бүлекчәне  Марина Леонтьева җитәкләячәк. Марина Усали авыл җирлеге депутаты да булып тора.

Бу инде республикада ачылган бишенче җирле бүлек. Республикада барлыгы дүрт эре территориаль бүлек эшли-Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә. Ел ахырына кадәр партиянең Татарстанның һәр районында җирле бүлекчәләрен булдыру планлаштырыла.

«100 завод» программасы өстендә эшләү кысаларында без Татарстанның матди-финанс балансын булдырырга булдык. Моның өчен Россиядә танылган икътисадчы Андрей Быковны җәлеп иттеләр, ул импортны алыштыру юнәлешендә эшли. Шушы көннәрдә Үсеш партиясе лидеры Борис Титов һәм партиянең Татарстан бүлеге рәисе Олег Коробченко белән очрашу булып узды. Киләсе атнада Андрей Быков эш визиты белән Татарстанга киләчәк. «Без Хөкүмәттә аның эшләнмәләре, «100 завод» программасының теория нигезләмәләре турында фикер алышырга планлаштырабыз", — дип белдерде  партиянең Мамадыш бүлеге офисын ачу тантанасында партиянең төбәк бүлеге рәисе урынбасары, Татарстанның машина төзелеше кластеры рәисе Сергей Майоров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International