Колышчы авылында туган Анастасия Артемьевна Партушева 90 яшьлеген билгеләп үтте

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Колышчы авылында туып-үскән, тыл хезмәтчәне Анастасия Артемьевна Партушева 90 яшьлеген билгеләп үтте.  Аны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән Түбән Сон авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гафиятуллин котлады. Ул юбилярга истәлекле бүләк, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Анастасия Артемьевна гомер буе туган колхозында төрле эшче булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул Колышчы  авылында туган-тумачаларында яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International