Авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрү датасы күчерелә!

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

«ЅиппуФест» креатив чаналар фестивале уздырылу сәбәпле, бу атнада авыл хуҗалыгы ярминкәсе булмаячак. Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары 13 февральдә сатып ала алачаклар.

Гадәттәгечә, сәүдә шәһәрнең үзәк мәйданында узачак. Ярминкә 7.00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, 6 февральдә Мамадыш экстрим һәм кышкы уеннар яратучыларга бишенче ел саен үткәрелә торган креатив чаналар халыкара фестивалендә үз ишекләрен ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International