Районыбызның иң ерак урнашкан авылының берсе булган Усали мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын “Дуслык утравы “дип аталган кичә белән башлап җибәрделәр.
Монда укучылар туган телебезнең иң матур, моңлы тел булуы турында фикер алыштылар, туган телләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Татарстан Республикасында төрле милләт халыкларының дус һәм тату яшәве турында да сөйләде балалар бу кичәдә.